АИГЕЛ – Онытырмын Текст песни (слова)

АИГЕЛ – Онытырмын Текст песни (слова)

Йөрәгемнең ялган иясе, ялган
Талап, урлап алган аны, урлап, талап
Читлегемнең тонык күләгәсе
Посып йөри төннәр буе идән буйлап
Котыл, былбыл

Читлегем буш
Сау бул, хуш
Мин төнге кош
Син — иртәнге нур
Син тирән үтәсең, энә
Мин сине онытырмын
Менә-менә
Качам, очам, мин саташам, мин сәер төш
Мин кара сагыш, мин төнге шом, мин төнге
Төнге
Мин сине яратырмын
Мәңге

Упкыннарга баткан күпер
Йоклый ике ятим кыя
Барсын да төзәтә хәтер
Ул оныту чиста суын коя
Күздән
Күздән
Тамчы-тамчы үткәннәрем
Тиздән-тиздән
Мин сине онытырмын
Бәгърем

Читлегем буш
Сау бул, хуш
Мин төнге кош
Син — иртәнге нур
Син тирән үтәсең энә күк
Мин сине онытырмын
Төнлә үк
Качам, очам, мин ялгышам, мин саташам
Мин төнге шом, мин кара куе
Мин сине яратырмын
Гомер буе

Текст песни (слова) Онытырмын

АИГЕЛ — электронный хип-хоп проект. Состав участников: Айгель Гайсина из Набережных Челнов и Илья Барамия из Санкт-Петербурга

Тексты песен АИГЕЛ являются собственностью правообладателей. Текст песни “Онытырмын” представлен исключительно для ознакомления и личного пользования.
All lyrics are property and copyright of their owners. All lyrics provided for educational purposes and personal use only.